Дәүләкине электрлаштыру тарихы

Дәүләки авылының урнашуы уникаль. Авылны икегә бүлеп Чирмешән елгасы ага һәм авылны чыгып берәр чакрым аккач ул Бола елгасына кушыла. Тагын берәр чакрымнан соң Бола елгасы Зөягә коя. Шуннан берәр чакрымнан Зирекле инеше Зөягә килеп кушыла. Шулай итеп авыл янәшәсендә генә өч елганың тамагы урнашкан. Борынгы бабаларыбыз авыл өчен урынны бик әйбәт сайлаганнар, чөнки гомер- гомергә су халык өчен яшәү чынанагы булган.

Узган гасырның 50 елларына кадәр Чирмешән елгасында ике су тегермәне эшләп торган. Аларның берсендә Ефим дәдә, ә икенчесендә Петр (халык Петькә дип йөрткән) тегермәнче булып эшләгәннәр. Бу һөнәр аларга буыннан- буынга күчкән. Күп кенә авылларда тегермәнчеләр, тимерчеләр булып урыс милләте вәкилләре торган. Тегермәнчеләр халыкны оештырып елгаларның ярларын карап,  саклап торганнар. Елганың руслосын югалтмас өчен кирәк җирләрдә буалар будырганнар. Мәсәлән , "Мөшәррәф арыгы" дип йөртелә торганы, Чирмешән суының Ермакка агып чыгуын тоткарлаган.

Ә инде Габидин абыйлар белән Гыйбадуллин Рифат абыйлар арасындагы "Тукбирле" чокыры бигрәк тә тегермәнчеләргә тынгылык бирмәгән, чөнки язгы ташу вакытында су бәреп чыгып хәзерге ферма аркылы Бәширов Габдрахман абыйларның бакча башында Ермакка коя торган булган. Нәтиҗәдә су запасы җыеп кала алмаганнар. Ике тегермәнче бергә сөйләшеп, ул вакыттагы Тәтеш өязеннән урман яздырып алып, халык белән делянка кисеп нык итеп буа будыралар. "Казыган күл"дән балчык ташытып дамба өйдерәләр. 

Сугыштан соң ул вакыттагы колхоз рәисе Сәйхунов Гафият абзый инициативасы белән авыл башындагы су  тегермәненә турбина урнаштырып беренче мәртәбә электр уты алганнар. Тегермәнгә электр двигателе куеп, шуның ярдәмендә он тарта башлаганнар. Көндез тегермән тартса, кич белән электр уты белән авылның төп урамында урнашкан (хәзерге Киров урамы)йортларны яктыртканнар.

Шул чорлар турында минем әти Рәшит Гыйльманов менә нәрсәләр сөйли: “Дәүләки авылында МТС урнашканга күрә, безнең халык тирә-юнь авылларга караганда иртәрәк электр утының рәхәтен күрә башлады,- дип сөйли ул.- МТСта 1950 елларда ук дизель электр генераторы куйдылар. Төп урам халкына, һәр өйгә берәр лампочка куеп чыктылар. Төнге 11 гә кадәр лампочкалар яна иде. Дизель- генераторны Мөхәммәтшин Гомәр  һәм күрше Морзалар авылыннан Галиуллин Гыйльмулла, ә соңрак Гыйбадуллин Зиннәт абыйлар эшләтте. Гомәр абый  тырышлыгы белән электр уты хәзерге Куйбышев урамының уртасына кадәр барып җитте (ул үзе торган йортка кадә баганалар утыртып, чыбыклар сузды).Бу вакытта мин буй җитеп килүче яшүсмер малай идем. Дәвеш ГЭСы төзелә башлаганда миңа 13 яшь булган. Ә инде төзелеп бетеп, аннан “зур” ут килгәнен тагын да яхшырак хәтерлим, чөнки мин Армия сафларына китәр алдыннан гына авылыбыз урамнарына җир казып яңа электр баганалары утыртып, аларга чыбыклар тартып йөрдек”.

Шулай итеп 1957-1958 елларда Дәүләки авылы тулысынча электрлашып бетә.

Дәвеш ГЭСы табигатьнең ямьле, атаклы “Кыз тавы” итәгендә, Зөя елгасында 1951 елда төзелә башлый. Бу ГЭС безнең якларда Зөядә калкып чыгарга тиеш булган 3 ГЭСның берсе. Икенче ГЭС Кыятныкы (Буа районы), Дәвешнеке белән бервакытта төзелә башлый һәм сафка баса. Проекттагы егәрлеге 500 кВт булган иң эре ГЭС Шонгаты авылы янында калкып чыгарга тиеш булган, әмма зур электр килеп җитү перспективасы ачылгач аны төзүнең хаҗәте калмый.

Дәвеш ГЭСы 6 ел буе төзелә. Төзү материаллары ташу, җир эшләре электр утын шушы ГЭСтан алачак 17 авыл халкы көче белән башкарыла. Җир эшләрендә көн саен 300 гә якын атлы эшче эшли. Һәрбер җигүле атлыга көненә 3 тонна таш ташу нормасы куела. Моның өчен аларга 700 г ипи яисә 1,5 кг бодай бирә торган булалар. Калган төзелештә эшләүчеләр гади эш кораллары: көрәкләр, кәйләләр, тачкалар, вагонеткалар белән эшлиләр. Авылларыбызда шул төзелештә тир түгеп эшләгән кешеләрне бүген дә очратырга була әле. Әнә Апас авылы ветераны Фәрит ага Юнысов Кильдураз станциясенә килеп торучы вагоннардан машина белән таш ташыган.

ГЭС төзелеше белән тәҗрибәле Мәскәү белгечләре идарә итәләр. ГЭСның турбиналарын Харьков заводыннан, ә электр щитларын һәм идарә пультларын Мәскәү, Ленинград, Магнитогорскидан алып кайталар.

“ГЭС Октябрь революциясенең 40 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә, 1957 елның 5 ноябрендә ачылды,- дип сөйли Дәвеш авылы аксакалы,, элеккеге ГЭС начальнигы  Таһир абый Сафин. ГЭСыбызның 100әр киловаттлы 3 турбинасы бар, гадәттә шуларның икесе эшли, ягъни якынча 200 кВт энеригя җитештереп тора идек ,- дип сүзен дәвам итә Таһир абый.- Бер ел эчендә турбиналырыбыз 1 млн. кВт/сәг тән артык электр энергиясе җитештерәләр иде. Электр уты белән Апас, Иске Әнәле, Татар Черкене,Табар Черкене, Төбәк Черкене, Бәбки, Дәвеш, Колгына, Чирү, Караборнаш, Коштавылы, Дәүләки, Колчык, Ябалак, Морзалар, Биеш, Түбән Балтай авылларын тәэмин итеп тордык. Станцияне 22 кешелек хезмәт коллективы эшләтте”.

Дәвеш ГЭСының сусаклагычы шактый зур булып, аның киңлеге урыны белән 200 метрлар тәшкил иткән. Әлеге буада балык мыжлап торган, хәтта 30-40 кг җәеннәр дә эләккәләп куя торган булган.

Дәвеш ГЭСы төбәгебез авыллары электр утын дәүләт челтәреннән ала башлаганга чаклы, ягъни 60 еллар уртасына чаклы эшли. Зур электр башта Апаска килә. Аннары дәүләт электр челтәренә бер-бер артлы башка авыллар тоташтырыла. Кирәге калмаганлыктан, Дәвеш ГЭСы 1966 елның кышында үзенең эшен туктата.

1989 елның җәендә авыл урамнарына яңа тимер- бетон баганалар утыртып, өр- яңа чыбыклар тартып чыктылар.

Без, үсеп килүче яшь буын, бүгенге тормышны интернеттан, кәрәзле телефоннардан, гомумән электр утыннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә бит тарихка күз салсак, әле узган гасырның 50 елларында да күп кенә авылларда электр уты турында хыялланганнар гына. 

Иске ГЭСлар – төбәгебез тарихының кызыклы бер сәхифәсе. Иске ГЭСлар авылларыбызны тоташтан электрлаштыру  юнәлешендәге беренче карлыгачлар, зур электр килеп җиткәнче берничә ел дәвамында торак пунктларыбызны яктылык белән тәэмин итеп  торган электр чыганаклары. Шунлыктан бүген рәхмәтле хисләр белән , олылап- зурлап искә алырга тиешбез без аларны. Иске ГЭС калдыклары- яшь буынга үзенчәлекле, гыйбрәтле тарих дәресләре бирерлек урыннар. Иске ГЭСлар үткән чорларның нурлы якты ядкарьләре!