Авылым күперләре

"Пожарный күпере"нең элеккеге күренеше
"Пожарный күпере"нең элеккеге күренеше

Күперләр халык тормышында гомер- гомергә зур әһәмият алып торганнар, бигрәк тә Дәүләки авылы кебек икегә бүленгән авыллар өчен. Алар ике ярны гына тоташтырмаганнар, ә юлларны якынайтканнар, җиңеләйткәннәр, элемтәләрне ныгытканнар.

Күпер төзү үзенә күрә катлаулы эш, чөнки аның нинди авырлыкка чыдаганын, көчле яңгырлардан соң су ташу вакытында агып китмәвен алдан ук күреп, исәпләп салырга кирәк булган. Тагын бер мөһим фактор, ул да булса борынгы заманнарда көчле краннар да, төзелешне җиңеләйтергә мөмкинлек бирә торган техникалар да булмаган. Бөтен эшне кулдан, яисә физикада "Гади механизмнар" дип йөртелә торган, рычаглар, блоклар, авыш яссылык һәм чөй ярдәмендә салганнар. Авылларда осталар буыннан- буынга үзләренең тәҗрибәләрен яшьләргә тапшырып калдырганнар.

Безнең авыл күперләргә бик бай. Менә аларның иң зурлары

Тимер юл күпере

Тимер юл күпере иң башта 1941 елны тимер юл салган вакытта,агачтан салынган булган. Ә инде 1957-1958 елларны аны нык итеп тимер- бетон баганалар, тимердән эшләнгән фермалар  белән яңадан эшләгәннәр. !990 еллар башында күперне кабаттан яңарттылар.

"Стоял" күпере

Казан- Сембер юлы элеккеге заманнарда Дәүләки авылы аша үткән. Атлылар туктап ял итү өчен безнең авыл янында, нәкъ күпер янәшәсендә "Постоялый двор" булган. Күпернең исеме халык телендә "Стоял күпере" дип йөртелә. Ул башта агачтан булып, су ташу вакытында калган күперләр кебек сүтелә торган булган. !957-1959 елларда типовой проект белән сүтелми торган зур күпер салалар. Күпер төзелеше белән яңа гына уку тәмамлаган яшь белгеч идарә иткән. Фотода алгы планда ул күпернең бетоннан коелган основаниесен күрергә була. Аның фермалары агачтан эшләнгән иде. Бу проект белән эшләнгән күперләр шактый нык булып, безнең төбәктә шактый еш очрыйлар иде. Буа- Яльчик юлында Чуваш Аксуы авылы янында мәсәлән нәкъ шундый күпер бар иде.

Узган гасырның 80 еллар ахыры, 90 еллар башында иске күпер янәшәсенә заманча яңа күпер эшләп куйдылар.

"Пожарный күпере"

Элеккеге заманнарда хәзерге "Азалия" кибете урынында "пожарный" урнашкан булган. Күпернең исеме шуның белән бәйле. Чирмешән елгасы авылны икегә бүлеп ага. Язгы ташулар вакытында күпер ел саен сүтелә  һәм бу халыкка күп уңайсызлыклар тудыра иде.

Халык соравы буенча, ул чактагы колхоз рәисе Вәлиев Әлфир Ярулла улы инициативасы белән 1998- 2002 елларда яңа тимер- бетон күпер салынды. 

"Ләвәнти күпере"

Дәүләки авылының 170 га җире Бола елгасының уң як ярында, ягъни Дәвеш авылы кырлары янәшәсендә була. Ул кыр халык телендә "Ләвәнти" кыры дип йөртелгән ( килеп чыгышын ачыклап булмады). Шул кырны эшкәртү өчен авыл халкы ел саен Бола елгасына күпер салырга мәҗбүр булган. Күпернең исеме шуннан калган. 1959 елда ул вакыттагы күмәк хуҗалык рәисе Хисамов Ибраһим абый моңа чик куя. Ул бу кырны "Ялкын" колхозы белән тиңдәшле рәвештә Колчык авылы зираты каршындагы Чирү авылы кыры белән алыша. Без белгәндә ул күперне Дәвеш авылы халкы суга иде инде. 80-90 елларда иске күпер урыныннан Бола агымы буенча аз гына астарак заманча яңа күпер төзелде. 

Сәлим күпере

1930 елларда күмәк хуҗалык төзелгәч, амбарларны, тимерчелек, сүстән бау ишү җайланмаларын бер җиргә, хәзерге Әскәров Илшатлар янәшәсенә туплап салалар. Сәлимов Таһир абыйлар янәшәсендә күпер салына торган булган. Бу күпер инде күптән салынмаса да, авыл халкы өчен ул вакытта бик мөһим роль уйнаган, шуңа да өлкән буын вәкилләре аны хәзер дә бик еш искә алалар.

"Комаяк күпере"

Тагын бер "югалган" күпер- ул Зөя елгасы аша халык телендә "Комаяк" ( аяк асты комлы дигәннән) дип йөртелә торган җирдә Горбунов исемендәге хуҗалыкның "чәчәк" аткан вакытында 80 еллар ахыры- 90 еллар башында бер 5-6 еллап салынды. Бу күпер хуҗалык өчен бик стратегик әһәмияткә ия иде. Ни өчен дигәндә- хуҗалыкның шактый гына чәчүлек җирләре Зөя аръягында урнашкан булып, авыл хуҗалыгы техникасын елга аркылы алып чыгу өчен Свияжныйдагы зур күпер аркылы барырга туры килә иде. Ул вакытта бу күпер сугылу хуҗалык өчен бик зур икътисади, матди һәм вакыт экономиясе бирә иде.