Авылым һөнәрчеләре

    Дәүләки мәктәбен төрле елларда тәмамлап, төрле һөнәр ияләре булып эшләгән кешеләр турында язасым килә. Алар үзләренең хезмәтләрендә физика законнарын кулланып эшләделәр һәм эшлиләр. Һәр авылның хөрмәтле кешеләре- һөнәрчеләре була. Алтын куллы кешеләр диләр аларны һәм алар яныннан йомыш белән халык өзелми. Һөнәрчеләр буыннан- буынга нәсел белән күчә.

   70- 80 елларда авылларда иң хөрмәтле һөнәр иясе- радио, телевизорлар төзәтүче булгандыр. Безнең авылда бу эш белән Ибәтуллин Ринат һәм Шәрәфиев Хафиз абыйлар  шөгыльләнде. Бу һөнәрчеләргә соңгы елларда ихтыяҗ кимеде, чөнки электрониканың яңа төрләре барлыкка килде. Аларны гомумән төзәтеп торасы түгел, төзәтергә уйласаң да, яңасыннан кыйммәткәрәк төшә.

      Элек авылларда балта осталары да булды. Ул вакытта аларның төп эш кораллары – балта, пычкы һәм ышкы гына булды. Безнең якта алтын куллы осталар Шәгәлләмов Ришат абый һәм Гыйльманов Рәшит (минем әти) кулы белән салынган никадәрле өйләр, матур капкалар әле дә булса хуҗаларын куандырып, авылга ямь өстәп торалар.

Элек урыс капканың зурлыгына, бизәлешенә карап, хуҗаның байлыгын да чамалап булган. Хәлле кеше генә мондый капка эшләтә алган. Аның өчен урманнан сайлап, юан, төз имән баганалар кайтартылган. Авылның иң оста балта осталарына капка ясау, аны түбәләү, агачтан юнып милли орнаментлар белән бизәү өчен күп тырышырга туры килгән. Ярлы, булдыксыз кешенең капкасы тәбәнәк, түбәсез булган һәм халык аны, яңгырдан, җилдән ышыкланып булмагангадыр, “җил капка” дип атап йөрткән. Йортларның төзеклеге, тәрәзә йөзлекләренең, коймаларның, капкаларның бизәлеше белән татар авылы урыс авылыннан аерылып торган. Бу әле дә шулай.

    Заманалар белән бергә авылларның йөзе дә үзгәрә. Хәзер йортларны агачтан гына түгел, кирпеч, таш, яңа төзелеш материалларыннан төзиләр. Матур, зифа бүрәнәләрдән төзелгән йортларны, бүрәнәләре күренеп тормасын дигәндәй, химик материаллар белән тышлыйлар. Йортлар белән бергә капка кыяфәтләре дә үзгәрә. Тап-таза урыс капкаларны сүтеп, алар урынына калай, поликарбонат кулланып, тимерне бөгеп, төрле фигуралар эшләп, тагын да матурлау өчен уч төбе кадәр чуен бизәкләрнең һәрберсен йөзәр сумнарга сатып алып, алтын бәясенә төшереп булса да, заманча капкалар эшләтү модага кереп бара. Халык арасындагы көнчелек капкаларның һаман чуарлануына китерә. Урам коймалары белән дә шул ук хәл. Хәзер агач коймалар бетеп, аларны таш, төрле төстәге профнастил алыштыра. Моның белән авыл матураймый, ә үзенең табигый йөзен югалта гына бара. “Замана капкалары миңа зират чардуганнарын хәтерләтә кебек”-,дип яза Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан Илсур Шакиров та.

    Әле алдагы елларда шоферларга да йомыш күп төшә иде. Утын китерәсе, печән алып кайтасы, ташкүмер, төзелеш материаллары кайтартасы , тимер юл станциясеннән кунаклар каршы алып- озатасы булса. Безнең шоферлар: Насретдинов Мансур, Булатов Габдрахман, Мингалиев Фәрит, Борһанов Мансур, Халиков Гани, Борһанетдинов Фиргать, Шәвәлиев Фәрит абыйлар бик кешелекле, ярдәмчел булдылар. Шулай ук бакча сукалатасы, бәрәңге утыртасы  булса тракторчыларга барып ялынырга туры килә иде. Фәйзуллин Шәртдин абый, уллары Рәшит белән Рифат, Хөсәенов Шәйхулла абый һәм улы Шәүкәт, Шәйдуллин Салихҗан абый һәм уллары Рифкать, Равил, Рәмис, Фирдүс, Ибәтуллин Фиргать абый һәм улы Фирдүс шөкер халыкны бервакытта да кире борып җибәрмәделәр.

    Авылда хөрмәтле  тагын бер һөнәр иясе- тимерче. Бик озак еллар тимерче булып Сафин Рәшит абый эшләде. Һәр кешенең гозерен үтәргә тырышты. Колхозлар таралгач, авылларда тимерчелекләр дә юкка чыкты. Ләкин авыл тимерчесез була алмый. Бүген безнең авылда бу эшне кәсеп буларак Нәбиуллин Марс уллары белән башкаралар. Алар заказ буенча чардуганнар ясап бирәләр, калайдан коймалар, капкалар, өйалды рәшәткәләре тотып бирәләр. Эретеп ябыштыручы булып төрле елларда  Шакиров Разыйх, Әлмәнов Ислам, Фәйзуллин Зөфәр, Хисамов Ринат, Ибраһимов Фәрит, Мифтахов Азатлар эшләде.

    Соңгы елларда халык  капкаларын тимердән эшләтә башлады. Мунча мичләрен дә хәзер кирпечтән чыгармыйлар бит, ә тимердән эшлиләр. Күпме кешене Булатов Зөфәр мичле итте, җылыту системаларын ясап бирүме, газ мичләрен алыштырып, төзәтеп, җайлап җибәрү- барысын да Зөфәр эшли. Әле ул гына да түгел, Зөфәр сораучыларга мини- тракторлар да ясап бирә. Бу эштә күпме расчет ясарга, барысын да туры китерергә кирәк. Шуны бөтенесен башына сыйдырып, бернинди схемасыз- нисез менә дигән тракторлар ясый ул ! Авылда Зөфәр кебек эшлекле һөнәр ияләре булуы халыкка бик яхшы ул!

    Аерым Әхмәтсафин Рифат абый турында әйтеп үтәсе килә. Бу кешене районда белмәүче  юктыр мөгаен. Ул гомер буе Апас “Сельхозтехника” берләшмәсендә токарь булып эшләде. Рифат абый ясап биргән детальләрне заводныкыннан аерып алып булмый торган иде. Шуның кадәр күңелен биреп, тырышып эшләде. Лаеклы ялга чыккач та аңа бик озак тынгылык бирмәделәр, еш кына өеннән эшенә алып китә торганнар иде. Чөнки катлаулы детальләрне аның кебек оста ясаучы булмагандыр. Колхозыбызда  тагын шундый ук оста тагын бер токарь эшләде- ул Шәйдуллин Назыйф абый.

    “Сельхозтехникада”безнең авылдан эшләүчеләр күп булды, чөнки бу оешма Дәүләки МТСы базасыннан күчереп салынган. Мотористлар булып Насретдинов Мәсгуть һәм Хаҗиәхмәтов Хәлиулла абыйлар эшләде. Немецларга хас педантлык белән алар җыйган двигательләр аеруча озак эшлиләр иде. Тракторчылар аларны шуңа бик яраталар һәм моторларын бары тик аларга гына ремонтлатасылары килә иде. Алар белән тагын бер үз эшенең остасы- “аппаратчы” Әхмәтов Мосыйп абый эшләде. Аның эше бигрәк тә төгәллек сорый торган- ул тракторларның югары басымлы насосларын, форсункаларын стендта көйләп торды. Шуның өстенә әле ул аккумуляторщик та булып эшләде. Аның әтисе Риза абый бик оста сәгать төзәтүче иде.

    Авылыбызда тагын бер оста бар- ул Хөсәенов Айрат. Аның кебекләр турында “техника җене” кагылган диләр. Айратның кулы нинди тимергә тисә, ул “җанлана”. Аның кулы тигәч, заманында икмәк киптерү җайланмалары сәгать кебек эшләп торалар иде.

     Нигмәтуллин Ислам кырларны ясалма сугару җайланмаларын бик оста һәм төгәл эшләтте. Витамынлы үлән оны әзерләү комплексын да (АВМ) да ул эшләде. Гомумән, колхозда нинди яңа агрегат бар ул барысында да эшләп чыкты дип әйтергә була, чөнки Ислам абый бик тәвәккәл кеше иде.

   Җамалиев Вәлиәхмәт абый берьюлы агач ярдыруда да (пилорама) һәм тегермәндә дә эшләде.

    Каратун авылында Нуриев Рафиз яши. Ул бик оста умартачы булу өстенә, техникага да битараф түгел. Тракторына нинди генә тагылма җайланмалар уйлап чыгармады. Үз куллары белән ике йорт җиткерде. Аларны үзе уйлап ясаган төрле станоклар белән эшләде. Әле шуның өстенә Рафиз Каратун мәктәбендә технология фәнен дә укыта. Балаларга осталык серләрен тапшыра.

   Менә шундый осталар белән данлыклы минем авылым. Үсеп килүче яшь буыннан да шундый осталар чыксын дип ышанып каласы килә!

Авылым осталары һәм алар ясаган механизмнар


Минем әти, Рәшит Гыйльманов үзе ясаган станоклары белән