Хисамова Назирә Кәлимулла кызы

Назирә апа 1951-1954 елларда  Дәүләки мәктәбендә физика укыта (минем әтиләрне укыткан). Соңрак,  гомер буе башлангыч сыйныфларда укытты(Ул минем дә Беренче Укытучым!)

Гыйбадуллина Мәрзия Гыйлаҗ кызы

Мәрзия апа 1947 елдан башлап мәктәбебездә математика һәм физика фәннәре укытты. Шуның өстенә күп еллар буе укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып та эшләде. Лаеклы ялга чыккач та, әле 80 еллар уртасына кадәр мәктәптә укытты.Ул заманында балаларга үз фәне буенча бик төпле белем биргән. Өлкән буын вәкилләре Мәрзия апаны бары тик җылы хисләр белән генә искә алалар.

Галимҗанов Фәрит Әсхәт улы

Фәрит абый мәктәбебездә 1977 елның 15 августыннан башлап 1980 елның 10 январена кадәр физика һәм математика фәннәрен укытты. Фәрит абый минем беренче класс җитәкчем. Ул тумышы белән Татар Ябалагы авылыннан булып, ТАССР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, укытучы- эзтабар Әсхәт Сабирҗан улы Галимҗановның улы.

Хәзерге вакытта Мәскәү шәһәрендә яши. 

Гыйбадуллин Рифат Галимулла улы

Рифат Галимулла улы 1980 елның 11 гыйнварыннан 2012 елның 31 гыйнварына кадәр 32 ел буе ничә буын укучыларга физика фәненең серләрен төшендерде. Ул минем яраткан сыйныф җитәкчем дә иде. Рифат абый искиткеч эрудицияле, таләпчән укытучы булды. Рифат абыйның әнисе- Мәрзия апа үзенең бөтен гомерен математика, физика  укытуга багышлаган, ә тормыш иптәше- Алсинә Гыйлфан кызы шулай ук балаларга бүген дә математика фәнен укыта. Бу чын мәгънәсендә укытучылар династиясе. Аларның гомуми педагогик стажы инде күптән бер гасырдан артып китте. Ул гына да түгел, әле Рифат Галимулла улы 1988-2004 елларда Дәүләки мәктәбенең директоры да булып эшләде. Аның җитәкчелегендә 2002 елда яңа заманча мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды. 

Бүгенгесе көндә әтиләренең эшен балалары дәвам итәләр. Рамил Рифат улы Казан Дәүләт Энергетика Университетында укыта. Кандидатлык диссертациясе якларга җыена. Ә икенче улы, Илнур "Татэнерго" системасында бүлек җитәкчесе булып эшли.