Бакырчы чишмәләре кыйблага карап ага

Апас районының Олы Бакырчы авылында 32 чишмә чыгышы бар. Алар авыл тирәли урнашкан һәм унлабы халык кулланырлык итеп ясалган, чистартылган. Танылган балалар язучысы, шагыйрь, якташыбыз Шәүкәт Галиев иҗатында телгә алынганча, чишмәләр барысы да кыйблага карап агалар. Ә кыйблага карап агучы чишмәләр изгеләрдән санала, алар дәвасы һәм шифасы белән аерылып тора...

Апас районының Олы Бакырчы авылында 32 чишмә чыгышы бар. Алар авыл тирәли урнашкан һәм унлабы халык кулланырлык итеп ясалган, чистартылган. Танылган балалар язучысы, шагыйрь, якташыбыз Шәүкәт Галиев иҗатында телгә алынганча, чишмәләр барысы да кыйблага карап агалар. Ә кыйблага карап агучы чишмәләр изгеләрдән санала, алар дәвасы һәм шифасы белән аерылып тора һәм тешне сындырырлык салкын су акса да, салкын тидермиләр.

Авыл уртасында, Сабан туе уза торган гүзәл аланлык янәшәсендә Мәхмүт чишмәсе челтери. Янында киң ябалдашлы тал-тирәкләр үсә.

- Мәхмүт Кәлимуллин гаиләсе карап торганга күрә, чишмә дә аның исемен алган. Бабалары Кәлимулла да Чирмешән, Шәмбалыкчы, Олы Бакырчы авылларында таллар утырткан булган. 100 яшьлек таллар хәзер дә Кәлимулла таллары дип атап йөртелә. Олы Бакырчы чишмәсе буенда да шул таллар үсә, - диде Шәүкәт Галиев исемендәге музей хезмәткәре Рәшит Гыйльметдинов.

Мәхмүт һәм Розалия Кәлимуллиннар чыганакны чистартып, аны буралап куйганнар, улак урнаштырганнар. Тактадан өйчеген дә ясаганнар. Барысын да үз көчләре белән һәм үз акчаларына башкарып чыкканнар. Ел саен Сабан туе алдыннан чишмәне юып, җыештырып та чыгалар икән.

-Мәхмүтнең игелекле эшләре аның белән генә бетми. Чирмешән елгасы аша авылның икенче ягына алып чыгучы асылмалы күперне дә яңартты. Яз һәм көз айларында үзенең шәхси машинасы белән авыл урамнарын тигезләп чыга. Ул барысын да кемдер кушканга түгел, үз теләге белән эшли. Аның күңелендә һәрчак изгелек, - дип авылдашына мактау сүзләрен яудырды Рәшит абый.

Югарыда телгә алынган чишмәдән ерак түгел генә Кара кизләү урнашкан. Аны яңартып торуны да Мәхмүт Кәлимуллин үз өстенә алган. Чишмәнең идән, улакларын яңадан ясаган, чыганагын ачып, чистартып куйган.

- Өч балабыз бар, алар да булыша. Шушы хезмәтебездән күңел күтәренкелеге алабыз. Чишмәләрдән челтерәп су агып торгач рәхәт бит, - диләр алар үзләре.

Мәхмүт абый Апасның "Сельхозхимия" оешмасында 31 шофер булып эшли. Хезмәтендә дә алдынгы, тырыш, өлгер ул. Розалия апа мәктәптә лаборант вазифасын башкарган. Хуҗалыкларында күпләп терлекләр, кош-кортлар асрыйлар алар. Кәлимуллиннарның көннәре әнә шулай хезмәт һәм изгелекләр кылып үтә.

Кара кизләү янәшәсендәге тагын бер чыганакны ясау өчен шулай ук Олы Бакырчы егете Илфат Кәлимуллин юкә бура белән ярдәм итә. Биредән авыл эчендәге аерым башняга электр насосы һәм трубалар ярдәмендә су күтәрелә. Хәзер Олы Бакырчыда өйләргә әлеге чыгыштан чишмә суы килә.

Шәүкәт Галиевнең шигырьләренә кергән Дымбылат чишмәсе буеннан кеше өзелеп тормый. Анда музейга килүче яшь буын еш сәяхәт кыла һәм татлы суыннан авыз итә.

Ләйлә Искәндәрова.

Мәктәбебез укучылары Дымбылат чишмәсе янында