Сезне сайтымда күрергә мин бик шат! Бергә булыйк, бердәм булыйк, ярдәмләшеп яшик!

Табигать күренешләре

Төньяк балкышы

05.11.2023 Кояшта булган көчле магнит давылы нәтиҗәсендә Россиянең урта полосаларында да Поляр балкышы күзәтергә мөмкин булды.

Кояш тотылу

Кояшны Ай каплаганда Кояш тотылу күзәтергә мөмкин. Безнең җирлектә соңгысы 20.04.23. булды.

Киләсе Кояш тотылуны  2024 елда 8 апрельдә һәм 2 октябрьдә күзәтергә мөмкин булачак!

Ай тотылу

Кояш, Җир һәм Ай бер сызыкта булганда, Ай Кояштан Җир белән капланганда күзәтелә.

Киләсе 2024 елда Ай тотылу 25 мартта, 18 сентябрьдә булачак.

Гало

Тропосфераның югары катлауларындагы боз кристалларында Кояш нурларының сынуы һәм кайтарылуы нәтиҗәсендә күзәтелә. Без аны 02.12.2021 ел иртәсендә күзәттек !

Салават күпере

Яңгырдан соң Кояшлы көнне һавадагы су тамчылары аша чыккан яктылык спектрга таркала.

Яңгыр болыты

Яшен

Болытлар яисә болытлар белән Җир арасында югары потенциаллар аермасы барлыкка килеп, "пробой" була.

Томан

Чавадагы су парлары иртәнге(кичке) якта температура төшкән вакытта конденсацияләнеп, күзгә томан рәвешендә күренә башлыйлар