Дәүләки

Дәүләки — Татарстан Республикасының Апас районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — село (федераль классификатор буенча). Дәүләки авылы Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 15 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Биештән—4, Каратун тимер юл станциясеннән—3, Тәтештән 51 чакрым ераклыкта урнашкан.

Халык саны — 372 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422343.

Тарих

Авыл бик борынгылардан: Казан ханлыгы чорында ук нигезләнгән.

Казан ханлыгы чорындагы авылларны исәпкә алган исемлектә Дәүләки авылы да теркәлгән. Д.А.Корсаков бастырып чыгарган белешмәдән күрен­гәнчә, Дәүләки авылында 3 дворовый татар кешесе, Иске Дәүләкидә йомышлы 33 татар, 2 керәшен татары, Яңа Дәүләкидә йомышлы 42 татар, 11керәшен татары көн иткән. А.Артемьев бастырып чыгарган, 1859 ел мәгълүматларын эченә алган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Чирмешән ярына утырган Иске Дәүләки авылының 74 хуҗалыгында 221 ир-ат һәм 243 хатын-кыз көн иткән, мәчет эшләгән. Яңа Дәүләкинең 17 хуҗалыгында 77 ир-ат, 69 хатын-кыз яшәгән. К.П.Берстель белеш­мәсендә Дәүләки авылында 1003 татар яшәгәнлеге әйтелә. Дәүләки авылы янында археологлар соңгы Болгар—Алтын Урда чюрына нисбәтле табылдык әйберләр билгеләгәннәр.

Олылар авыл оешу турында болай сөйли:

Авыл башта тау башына утырган булган. Ләкин тора-бара монда яшәү кыенлашкан. Авылга зур урман якын булган. Мал-туарны бүреләр буып киткәләгән. Өстәвенә, авыл янында су бул­маган, бер-ике чишмә генә чыккан. Киңәшләшкәннәр дә, су буе­на килеп утырганнар. Чирмешән елгасы буена иң беренче Дәүләки исемле бай кеше йорт сала һәм көн итә баш­лый. Аның артыннан башка кешеләр дә килеп нигез коралар. Иске авыл урынында бары тик зират кына торып калган. Халык яңа урынны ярата һәм монда рәхәтләнеп көн итә башлый. Дәүләки исеменә нисбәтле рәвештә авылга Дәүләки исеме бирелгән.

Авылның элекке урынын халык Югары авыл дип йөртә. Андагы борынгы зират койма белән уратып алынган. Борынгы ташлары да бар. Халык бу зиратны Изгеләр зираты дип йөртә.

18 йөз - 19 йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнә, читкә китеп эшли. 20 йөз башында Дәүләкидә мәчет һәм мәдрәсә була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1014 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостенда. 1920 дән ТАССРның - Тәтеш, 1927 дән Буа кантонында. 1930 ның 10 августыннан - Апас, 1963 нең 1 февраленнән - Тәтеш, 1964 нең 4 мартыннан Апас районында. 

Дәүләки авылы Апас районының матур табигатьле кочагына утырган. Аны төрле яктан урманнар, кырлар, елгалар, калкулыклар уратып алган. Авылның нәкъ уртасыннан текә ярлы, мул сулы Чирмешән елгасы агып үтә.

Авылның көньягында Бола суы колхоз басуларын Дәвеш авылы басуларыннан аерып тора. Бола суы Зөягә килеп кушыла. Авылның төньягыннан көньяк-көнбатышка таба ике як­лап яшеллеккә төренгән тимер юл сузылып китә. Бу юлдан беренче тапкыр 1943 елның 1 сентябрендә поездлар йөри башлаган.

Демография

Халык саны
1859 1897 1908 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
600 1004 1228 1250 833 823 728 642 531 407 399 372